Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле мөхтәсибәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга кабат 100 мең сум күчерде
Чүпрәледә район имам-хатыйбларының җыелышы булып узды. Утырыш имам-мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендә узды. Әлеге чарада 2022 елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга планнар билгеләнде. Көн тәртибендә мәчетләр эшчәнлеге, уку-укыту, дәгъвәт, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хәләл ризык белән туклануны оештыру һ.б. сораулар каралды.
Имам-мөхтәсиб махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акциянең нәтиҗәләрен барлады. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
«Бер атна эчендә Чүпрәле районының барлык 25 мәхәлләсеннән 95 000 сум күләмендә акча җыелды. Әлеге җыелган акчалар махсус хәрбия операция кысаларында мобилизацияләнгән Татарстан солдатлары өчен хәләл ризык һәм кирәк-яраклар алып җибәрүгә тотылачак. Барлык җыелган акчалар банк аша Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» фонды исәп-хисап счетына күчерелде», – диде мөхтәсиб.
Данир хәзрәт Шәрәфетдинов акчалата ярдәм җыюда зур тырышлык куйган дин әһелләрен билгеләп үтте. Болар – Кече Чынлы авылы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Рифкать хәзрәт Туктаров (42 000 сум), Татар Бизнәсе авылы имам-хатыйбы Ярулла хәзрәт Салихов (33 000 сум һәм 10 литр бал), Татар Шатрашаны имам-хатыйбы Рафаэль хәзрәт Таҗетдинов (28 000 сум) һ.б.
Әйтергә кирәк, Чүпрәле районы мөхтәсибәте моңа кадәр дә хәрбиләргә 235 мең сум акча күчергән иде.
Чарада катнашучы дин әһелләренә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның дини-тәрбияви әһәмияттәге цитаталары тупланган кулланмалар тапшырылды. Соңыннан имам-хатыйблар белән әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз