news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле җитәкчеләре балаларның Яңа ел теләкләрен үтәде

Чүпрәле җитәкчеләре балаларның Яңа ел теләкләрен үтәде
Фото: https://chuprale-online.ru/

Чүпрәле җитәкчеләре балаларны бүләкләр белән сөендерү өчен «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылды. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.

Акциядә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм аның урынбасары Алексей Ярухин, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, аның урынбасарлары һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Район башлыгы Марат Гафаров өч баланың теләген үтәячәк.

«Без барыбыз да могҗизаларга һәм теләкләрнең үтәлүенә ышанабыз. Балаларның Яңа ел теләкләре үтәлергә тиеш», - диде ул.

Хәйрия акциясе Кыш Бабай һәм аның оныгы Кар Кызы белән узды. Аларга кар бабай ярдәм итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot