news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле фермеры Равил Бикчуров: Шикәр комының үзкыйммәте 35 сумнан да артырга тиеш түгел

Чүпрәле фермеры Равил Бикчуров: Шикәр комының үзкыйммәте 35 сумнан да артырга тиеш түгел
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Чүпрәле районы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе, КФХ башлыгы Равил Бикчуров фикеренчә, шикәр комының үзкыйммәте 30-35 сумнан артырга тиеш түгел. Бу хакта ул Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе корылтаенда сөйләде.

Ул үз хуҗалыгында былтыр сыра кайнату өчен арпа, борчак, соя, шулай ук шикәр чөгендере үстергәннәрен әйтте. «Шикәр чөгендерен Буа, Ульяновск шикәр заводларына 17 мең тонна тапшырдык, 1300 тонна шикәр комы алдык. Шикәр комы үзкыйммәте югары, ашламаларга, ягулыкка бәяләр нинди булуын беләсез. Шикәр чөгендерен чәчмәскә димим, ләкин шикәр комы үзкыйммәте 30-35 сумнан да артык булырга тиеш түгел», – диде Равил Бикчуров.

Ул шикәр комына бәя түбән булуын да искәртте. «Былтыр 60-62 сумнан саттык, быел – 45-47 сумнан. Ә иң югары маржиналь культура – шикәр чөгендере», – дип билгеләп үтте.

Равил Бикчуров, узган 2025 ел авыл хуҗалыгында авыр елларның берсе булды, дип саный. Бу һава шартлары, азык-төлек базарында бәяләр белән дә бәйле.

КФХ башлыгы кытайлылар белән хезмәттәшлеге турында да сөйләде. Анда өч тапкыр барып кайтканнар. Сыра кайнату өчен арпа, бодай, ясмык үстерү, үсемлекчелектә башка эшләр өчен кирәкле җиһаз-җайланмаларга 24 млн сумга контракт төзегәннәрен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot