news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле егетләре ике атналык ялдан соң махсус хәрби операция зонасына китте

Чүпрәледән мобилизацияләнгән ир-егетләр, ике атналык ялдан соң, янә махсус операция зонасына китте. Хәрбиләрне озату чарасы Петр Дементьев исемендәге паркта булды.

Ир-егетләрне тантаналы төстә каршы алып, озату чаралары оештырыла. Шулай ук, алар ял вакытында район башлыгы Марат Гафаров белән очрашуга килә, үзләре белем алган мәктәпләрдә булып, укучылар белән очраша, патриотик һәм спорт чараларында катнаша. Бу хакта «Туган як» сайты хәбәр итә.

Озату чарасында районы башлыгы Марат Гафаров хәрбиләргә мөрәҗәгать итеп, алга таба да илнең, районның батыр хәрбиләре булып калуларын, хәерле юл теләде, очрашу барышында сораган кирәк-яракларын тапшырды.

Хәрбиләр ял вакытларында туганнары, дуслары һәм авылдашлары белән күрешүләре хакында уртаклашты.

«Минем өчен әлеге яллар иң кадерле яллар булды. Махсус хәрби операция зонасында катнашу тормышның, яшәешнең, якыннарының кадерен белергә өйрәтә. Күп вакыт әти-әниләргә, тормыш иптәшеңә, туганнарыңа шалтыратып, хәл белешүне икенче планга калдырабыз, янәсе иртәгә дә өлгерермен әле, дибез. Иртәгә соң булырга мөмкин, мин шуны аңладым. Гаилә һәркем өчен иң беренче урында булырга тиеш», – диде Зур Чынлы авылыннан мобилизацияләнүче.

Кече Чынлыдан Кадрия апа Аббазова оныгын озатты. «Беренче китүендә өч көн еладым. Хәзер әзрәк тынычландык инде. Сөйләшеп тә торабыз. Менә ялга кайтты, бөтен туганнарны чакырдык, мул табыннар җыйдык. Исән-имин йөрсеннәр балалар. Оныгым өйләнмәгән дә әле. Аның туй көннәрен күрүне Ходай насыйп итсә иде, дип дога кылам», – диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100