news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле егетләре II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде

Чүпрәле егетләре II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Фото: http://chuprale-online.ru/

Чүпрәле егетләре II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Бүләкләрне киңәшмә вакытында тапшырдылар. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Хәрби хезмәт үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Марсель Садиев (Дуван авылы) һәм Василий Сундеров (Зур Аксу авылы) Россия саклану министры боерыгы белән II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

Бүләкләрне район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot