news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле делегациясе Ногинск шәһәрендәге шефлыкка алынган хәрби частьта булып кайтты

Чүпрәле делегациясе Ногинск шәһәрендәге шефлыкка алынган хәрби частьта булып кайтты
"Туган як"

Чүпрәле районы делегациясе Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә шефлыкка алынган хәрби частьта булып кайтты. Анда Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин да бар иде.

Ногинск шәһәрендә шефлыкка алынган частька барып кайту традициягә әверелде. Бу юлы җитәкчеләр Ватанны саклаучылар көненә туры китереп барды. Хәрбиләрнең хезмәт шартлары һәм көнкүреше белән таныштылар. Әлбәттә, бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр дә тапшырдылар. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Быел хәрби частьның олы юбилее – 70 еллыгы да билгеләп үтелә. 10 ел эчендә биредә йөзләгән Чүпрәле егете батырлык мәктәбе узып, хәрби-патриотик әзерлек алды.

Бүгенге көндә исә анда районнан 19 егет хезмәт итә. Хәрбиләр сүзләренчә, хезмәт итү белән проблемалар юк, ата-аналар белән алар даими рәвештә сөйләшеп тора. Яшәү, хезмәт итү шартлары бик әйбәт.

Командирлар да үз чиратында, Чүпрәле егетләренең намуслы хезмәт итүләрен, хәрби бурычларын төгәл башкаруларын белдереп, әти-әниләренә рәхмәт сүзләре юллаган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100