news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле авыл җирлекләрендә Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы митинглар булды

Чүпрәле авыл җирлекләрендә Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы митинглар булды
Фото: https://chuprale-online.ru/

Чүпрәле районы авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинглар узды. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.

Бүген ил халкы Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтәчәк. Бу көннәр бездән ераграк булган саен, безнең хәтердә Җиңүнең әһәмияте арта бара.

Кичә төп бәйрәм алдыннан Чүпрәле районында барлык авыл җирлекләрендә тантаналы митинглар узды.

Чараларда район җитәкчеләре, оешма һәм предприятие вәкилләре катнашты. Балалар шигырьләр сөйләд, сугыш еллары җырларын җырлады, авыл халкы һәйкәлләргә чәчәкләр салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100