news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүп чыгарган өчен коммуналь хезмәтләрне исәпләү тәртибен үзгәртергә тәкъдим итәләр

Чүп чыгарган өчен түләүне норматив буенча түгел, ә чынлыкта җыелган калдыклардан чыгып исәпләргә тәкъдим ителә.

Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты шундый тәкъдим белән чыкты. Бу хакта «Известия» газетасы комитет башлыгы Светлана Разворотневаның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга юллаган хатына сылтама белән хәбәр итә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, «факт буенча» түләүгә күчү гражданнарга ике тапкыр азрак түләргә мөмкинлек бирәчәк, ә юридик затлар өчен чыгымнарны янга калдыру тагын да сизелерлек булачак.

Депутатлар шулай ук беркем дә яшәми торган һәм теркәлмәгән ике һәм аннан да күбрәк фатиры булган кешеләрне чүп чыгарган өчен түләүдән азат итәргә, шулай ук фатирларына шәхси эшкуар теркәлгән хуҗалардан икеләтә түләү алмаска тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта чүп чыгарган өчен түләү һәр фатирга торак мәйданы яки кеше саныннан чыгып нормативлар буенча исәпләнә, аларны төбәк хакимияте билгели. Түләүне калдыкларның саныннан чыгып исәпләү механизмына күчү өчен торак милекчеләренең җыелышын үткәрергә һәм шуннан соң чүп чыгару өчен җаваплы оператор белән килешү төзергә кирәк. Ә төбәк операторлары моңа каршы, дип искәртә басма. Төзәтмәләр кабул ителгән очракта аларны бу системага күчәргә мәҗбүр итәчәкләр.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, факт буенча, ягъни төяп кителгән контейнерлар саныннан чыгып түләгәндә, кешеләр - ике тапкыр, ә юридик затлар аннан да күбрәк акчасын янга калдыра алачак.

Билгеләп үтелгәнчә, чүп чыгарган өчен түләүне норматив буенча түгел, ә чынлыкта җыелган калдыклардан чыгып исәпләү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне киметү өчен, гражданнарны калдыкларны аерым җыя башларга этәрәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100