news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада бала карау ялындагы әниләр өчен курслар ачылды

Республика программасы буенча төзелгән клуб 3 миллион сум булган.

Түбән Камада бала карау ялындагы әниләр өчен курслар ачылды
e-nkama

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Түбән Камада  ишегалды клубы ачылды. Анда театр студиясе һәм декретта әниләр өчен бизнес-курслар оештырылган. «Луч» яшьләр клубы Студентлар урамы, 35 йортта урнашкан. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер микрорайонда яшәүчеләрнең заманча ишегалды клубында ял итү һәм үсеш мөмкинлеге барлыкка килде. 165 кв. метрдан артык мәйданда 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар һәм 30 яшькә кадәрге яшьләр өчен дәресләр үткәреләчәк.

Клубта театр студиясе ачылачак, спектакльләрдә уйнау өчен костюмнарны түгәрәкләргә йөрүче модельерлар әзерләячәк. Шулай ук биредә радиоэлемтә пункты һәм декреттагы әниләр өчен «Бизнес в декрете» курслары ачылачак.

Республика программасы буенча төзелгән клуб 3 миллион сум булган. Җиһазлар сатып алу өчен өстәмә 340 мең сум бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100