news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Ослан районының Татар Борнашы мәктәбе музее уникаль экспонатлар белән тулыланды

Бөек Ватан сугышы ветеранының шәхси әйберләрен мәктәп музее фондына кызлары тапшырды.

Югары Ослан районының Татар Борнашы мәктәбе музее уникаль экспонатлар белән тулыланды
«Волжская новь»

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Югары Ослан районының Татар Борнашы мәктәбе музее уникаль экспонатлар белән тулыланды. Бу хакта «Волжская новь» яза.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Заикинның кызлары мәктәп музее фондына әтисенең шәхси әйберләрен тапшырган. Алар арасында медальләр, хәрби билет, сугыш урыннары сурәтләнгән фронт блокноты бар.

«Музейга бүләк ителгән тарихи кыйммәткә ия әйберләр безнең мәктәпнең Иван Алексеевичка багышланган яңартылган экспозициясендә лаеклы урын алачак», — дип сөйләде Татар Борнашы мәктәбе директоры урынбасары Марина Бочкова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100