Романы татар теленә тәрҗемә ителгән Гүзәл Яхина: “Мин милли роман язуны максат итеп куймадым”

Казанда “Зулейха открывает глаза” романының татарчага тәрҗемәсе киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

 (Казан, 31 май, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Казандагы “Ногай” кунакханәсенең “Тукай” конференц-залында Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза” китабын татарчага “Зөләйха күзләрен ача” исемдәге тәрҗемәдә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы булды.

Роман Татарстан китап нәшриятында 1 мең данә тираж белән 521 битле китап рәвешендә дөнья күргән. Шушы нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин алып барган очрашуда романның авторы Гүзәл Яхина, әсәрне татар теленә тәрҗемә иткән шагыйрә Флера Тарханова катнашты. Күренекле каләм әһелләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре, китапханәчеләр дә чарадан читтә калмаган. Килүчеләр арасында шагыйрәләр Нәҗибә Сафина, Флера Гыйззәтуллина, Фәйрүзә Мөслимова, әдип һәм галим Хәнәфи Бәдигый, “Чаян” журналының элеккеге баш мөхәррире буларак билгеле Рәшит Зәкиев һ.б.лар бар иде.

Гүзәл Яхина романның, рус һәм татар теленнән тыш, дөньяның 20 телендә дөнья күрәчәген искәртеп: “Туган телем – татар теле, шуңа әсәрнең беренче булып нәкъ менә татар теленә тәрҗемә ителүе шәхсән минем өчен бик мөһим”, – дип билгеләп үтте. Шунысы кызыклы: яңа басма романның рус телендәгесе басылып 1 ел үтүгә дөнья күреп сатуга куелган. Язучы үзенең чыгышында китапны тиз арада әзерләп, сыйфатлы итеп бастырган Татарстан китап нәшрияты коллективына, тәрҗемәче Флера Тархановага һәм китапның рәссамы, бизәлеш мөхәррире Ринат Хәсәншинга рәхмәт белдерде.

Флера Тарханова сүзләренчә, гадәттә, шундый күләмле әсәрне тәрҗемә итү өчен кимендә 2 ел вакыт китсә дә, ул романны шактый тиз – 2 ай ярымда тәрҗемә иткән. Ул әсәрнең эчтәлеге белән тәрҗемә итү барышында танышкан. Автор белән килештереп, тектстка кайбер төзәтмәләр дә кертергә туры килгән. Әйтик, Мортаза белән Зөләйханың улы әсәрнең оригиналында Йузуф исеме белән аталса, татар теленә тәрҗемәдә Йосыф дип бирелгән. Бүгенге очрашуда Флера Тарханова, Гүзәл Яхинага мөрәҗәгать итеп, романны башка телләргә тәрҗемә иткәндә, шушы төзәтмәләрне исәпкә алып эшләү тәкъдиме белән чыкты.

Флера Тарханова, тәрҗемә иткәндә Гүзәл Яхина стиле сакланды, диде.

Шуны билгеләп узарга кирәк: халыкара китап ярминкәсендә “Ел китабы” премиясенә лаек булган әлеге әсәр җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уятты. Берәүләр романны югары бәяләсә, икенчеләр аны тәнкыйть утына тотты.

Бүгенге очрашуда да китап һәм аның авторына карата төрле фикерләр әйтелде. Әйтик, Хәнәфи Бәдигый фикеренчә, бу әсәрдә тарихи фактлар тупас рәвештә бозылган, анда татар тормышы чагылыш тапмаса да, татар исемнәре, атамалары файдаланылган, башка милләт вәкилләре исемнәре булса, ул җәмәгатьчелектә шундый яңгыраш алмас, бәхәс уятмас иде.

Гүзәл Яхина: “Мин милли роман язуны максат итеп куймадым. Татарстанда романның шактый эмоциональ кабул ителүеннән дә, аңа карата булган тәнкыйтьтән дә хәбәрдармын. Шундый реакция аңлашыла, чөнки әсәрдә бу җирлектәге кешеләр турында сүз бара. Тәнкыйть Мәскәүдә дә булды, әмма анда ул әсәрнең әдәби үзенчәлекләренә кагылышлы иде. Ничек кенә булмасын, мине әсәр тирәсендә барган фикер алышу, бәхәс шатландыра. Мин романны укырга вакыт табып, фикерен белдергән һәркемгә рәхмәтле, хәтта ул фикер тәнкыйди булса да”, – диде.

Флера Тарханова да авторны яклап, романның татар милләте турында түгел, ә бер татар хатын-кызы язмышына багышланганлыгына басым ясады.

Нәҗибә Сафина исә әдәби әсәргә типиклаштыру хас булуын билгеләп, димәк, романдагы геройларның сыйфатлары татар милләтенә күчерелеп карала, дип искәртеп, үз фикерен белдерде.

Очрашуда романга карата уңай фикерләр дә күп әйтелде. Катнашучылар арасында авторга һәм тәрҗемәчегә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итүчеләр булды.

Илдар Сәгъдәтшин фикеренчә, роман тирәсендәге бәхәсләр әле тиз генә сүрелмәс. Ничек кенә булмасын, әсәрнең татар теленә тәрҗемә ителүе аның укучылар аудиториясен тагын да киңәйтә, бу, үз чиратында, алар да романга мөнәсәбәттә фикерләрен белдерә алачак дигәнне аңлата, дип саный ул.