news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы ансамбле төбәкара фольклор фестивалендә диплом алган

Анда Әккәрәй авылы ансамбле чуваш халкының кич утырганда һәм табын артында еш яңгыраган җырларын башкарган.

Чирмешән районы ансамбле төбәкара фольклор фестивалендә диплом алган
Лидия Квакова

(Чирмешән, 31 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы Әккәрәй авылы мәдәният йортының «Щелкусь» халык фольклор ансамбле «Чуваш җәүһәрләре» төбәкара фольклор фестиваленнән икенче дәрәҗәле дипломга ия булды.

Фестиваль Чабаксар шәһәрендә узган. Чирмешән ансамбле Идел-Урал төбәгеннән җыелган кырыклап фольклор коллективы арасында чыгыш ясады.

Фестивальдә катнашучылар үз халыкларының төрле йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәткән. Әккәрәй авылы ансамбле чуваш халкының кич утырганда һәм табын артында еш яңгыраган җырларын башкарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100