news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Халыкара интернетсыз көнгә багышланган концертта Элвин Грей чыгыш ясады

Драма театры каршындагы мәйданда Россия студентлары көненә һәм Халыкара интернетсез көнгә багышланган концерт булды.

Уфада Халыкара интернетсыз көнгә багышланган концертта Элвин Грей чыгыш ясады
Башинформ

 (Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада Халыкара интернетсез көнгә багышланган концертта Элвин Грей чыгыш ясады.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Дәүләт академия рус драма театры каршындагы мәйданда Россия студентлары көненә һәм Халыкара интернетсыз көнгә багышланган концерт булды.

Анда «Йәшлек шоу-2020. Перезагрузка» Бөтенроссия яшьләр фестивалендә катнашучылар, башкорт эстрадасы йолдызлары, шулай ук «Elvin Grey» лейблы артистлары катнашты. Чараның хедлайнеры - Башкортстан Республикасының атказанган артисты Elvin Grey (Радик Юльякшин).

Бүген «Уфа-Арена»да яшьләр өчен «FEST яшьлек» фестивале уза. Анда яшь башкаручылар катнаша, ә аларны чакырылган кунаклар бәяли. Жюри составына Мәскәү, Петербург, Казан һәм башка шәһәрләрдән популяр диджейлар, радио алып баручылары, рэп-башкаручылар кергән. Җиңүче биш артист акчалата призлар һәм зур йолдызлар белән 2021 елның язында Уфада узачак «Новая Атланта-2» фестивалендә бер сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100