news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казань» журналының гыйнвар саны чакырылган мөхәррир редакциясендә дөнья күрде

Журнал 31 декабрьдә сатуга чыгачак.

«Казань» журналының гыйнвар саны чакырылган мөхәррир редакциясендә дөнья күрде

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «Казань» журналының 2021 елдагы беренче саны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин редакциясендә чыкты. Ул «Инстаграм» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шулай дип язган.

«„Казань“ журналы, 2021 елгы беренче сан, ул минем редакциядә дөнья күрде. Яңа формат, „Эсквайр“ кебек. Әлеге санның үзәк темасы - „Казан – көч урыны“, моны Нияз Хаҗиәхмәтов постеры раслап тора», - дигән Хәйруллин.

Яңа санда Фәридә Зәбированың Казан һәйкәлләре, Мергасов йортында яшәүчеләр һәм аларның күршеләре тарихына багышланган хикәясен укырга, Казанның XVII йөздә чума эпидемиясенең икенче дулкыныннан ни рәвешле саклануы, гасырлар дәвамында суның шәһәр йөзен ничек үзгәртүе (һ.б.) турында белергә мөмкин.

Журналда шулай ук бүләк – рәссам Нияз Хаҗиәхмәтов ясаган «Казан – көч урыны» дигән открытка да бар. «Открытканы дусларыгызга җибәрегез, Казанга килсеннәр, аны без яраткан кебек яратсыннар. Журнал сезгә ошаса бик шат булачакмын», - дип сүзен төгәлләгән Хәйруллин.

Журнал 31 декабрьдә сатуга чыгачак, аны «Союзпечать»нең барлык киоскларында сатып алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100