news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Вәсилә Фәттәховага багышланган яңа китап тәкъдим ителде

Башкортстанның Балтач районында бик яшьли арабыздан киткән моң иясе Вәсилә Фәттәхова искә алдылар.

Башкортстанда Вәсилә Фәттәховага багышланган яңа китап тәкъдим ителде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, берничә китап авторы Хәнис Хаҗимовның популяр җырчы, яшьли арабыздан киткән Вәсилә Фәттаховага багышланган яңа китабын тәкъдим иттеләр. Бу турыда «Балтач таңнары» газетасы хәбәр итә.

Башкортстанның Балтач районы иҗат сөючеләре үзәк район китапханәсенә Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы, бик яшьли арабыздан киткән моң иясе Вәсилә Фәттәхованың якты истәлегенә «Мәңге онытылмас моңлы сандугач» дигән кичәгә җыелды.

Кичә Иске Балтач авылындагы Җәмигъ мәчетләре имам-хатиблары Рәфис Шәйхәйдәров һәм Филүс Камелтдиновның җырчы рухына Корьән аятьләре һәм догалар укуыннан башланды.

Популяр җырчының үтә дә авыр язмышы, якты күңеле, туган җанлы, кеше җанлы, иманлы, олы йөрәкле кеше булуы турында аның туганнары, якыннары, иҗатташ дуслары, курсташлары, үзен якыннан белгән кешеләрнең җылы истәлекләрен туплаган җыентык дөнья күрде.

Чарада Вәсилә Фәттәхова репетруарыннан җырлар яңгырады. Китапханә хезмәткәрләре чарага эстрадабызның якты йолдызының иҗатын сурәтләгән китап күргәзмәсе әзерләде.

2016 елның 26 гыйнварында нибары 36 яшендә арабыздан киткән кабатланмас моң иясе Вәсилә Фәттәховага быел 31 декабрьдә 40 яшь тулыр иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100