news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстаннан килгән кыз Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара конкурс лауреаты булды

Фәрәнгиз Исманова балалар сәнгать мәктәбенең эстрада-вокал бүлегендә укый.

Үзбәкстаннан килгән кыз Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара конкурс лауреаты булды
https://prtuz.tatarstan.ru

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара конкурсында Үзбәкстанның Андижан өлкәсенең Жалалкуд районындагы 18нче балалар сәнгать мәктәбенең эстрада-вокал бүлеге укучысы Фәрәнгиз Исманова лауреат булды.

Фәрәнгиз Исманова барлык этапларны да узды һәм гала-концертка юллама алды. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

«Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара конкурста катнашуыма мин бик шат. Бу бәйрәмне оештыручыларга, аерым алганда Зөлфия Авзаловага, Равил Нигъмәтҗановка, Салават Фәтхетдиновка, режиссерларга, тавыш операторларына һәм бөек татар җырчысы Әлфия Авзалова истәлегенә оештырылган бу бәйрәмдә катнашучыларга рәхмәт әйтәсем килә», — диде Фәрәнгиз. 

Фестивальдә дөньяның төрле илләреннән 400дән артык кеше катнашты, аларны Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге жюри бәяләде.

Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Гүзәл Уразова, Фердинанд Сәлахов Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының башка танылган җырчылары катнашындагы концерт «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100