news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада башкорт шәле осталарының ХIV республика фестивале уза

Фестивальгә йомгак 4 декабрьдә ясала һәм җиңүчеләр бүләкләнә.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада башкорт шәле осталарының ХIV республика фестивале була. Эшләрне карау һәм жюри фикер алышуы 30 ноябрьдә БР халык иҗаты республика үзәгенең «Урал» халык сәнгате галереясендә узачак.

Фестиваль-конкурс өч: «Башкорт мамык шәле», «Челтәрле шәл» һәм «Тукылган башкорт шәле» номинацияләрендә узачак, дип хәбәр итә БР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Үз эшләрен Зианчура, Стәрлебаш, Куергазы, Хәйбуллин, Мәләвез, Мияке, Бишбүләк районнарыннан осталар тәкъдим итәчәк. Традиция буенча, фестиваль кысаларында осталар «Башкорт шәленең реклама ролигы» дигән команда иҗади конкурсында катнаша. Быел ул онлайн-форматта уза, катнашучыларның эшләрен Республика халык иҗаты үзәге контактындагы https://vk.com/rcntufa рәсми төркемдә карарга мөмкин.

2 декабрьдән 4 декабрьгә кадәр «Уфа. Арт. Һөнәр. сувенирлар» күргәзмә-фестивалендә башкорт мамык шәлләре, шул исәптән күргәзмәдә катнашучыларның эшләре дә, сатылачак.

Фестивальгә йомгак 4 декабрьдә ясала һәм җиңүчеләр бүләкләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100