news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел комиссиясе үткәргән ябык бәйгенең җиңүчеләре билгеле

Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурс комиссиясе өч номинациядә иң яхшы әсәрләрне билгеләде

Тел комиссиясе үткәргән ябык бәйгенең җиңүчеләре билгеле
Рамиль Гали

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ». Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурс комиссиясе балалар һәм үсмерләр әдәбияты номинацияләренә нәтиҗәләр ясады.

«Балалар әдәбияты. Хикәя» номинациясе

1 урын. «Телефон иясе». Л. Әхмәт.

2 урын. «Азалия язмалары». Китап сатучы.

3 урын. «Күзәй эзләп үткән җәй». Гомәрия.

«Үсмерләр әдәбияты. Хикәя»

1 урын. «Африкада өрәңге үсәме». Су малае.

2 урын. «Җиләк тәме». Бала күңеле.

3 урын. I had a friend… (Минем дустым бар иде). Nisan/

«Үсмерләр әдәбияты. Повесть»

1 урын. «Бишенче гомер». Хамис Сафиуллин.

2 урын. «Киләчәктән килгән малай». Тимербулат.

3 урын. «Ак төннәрнең кара көннәре». Ризаетдин.

«Балалар һәм үсмерләр әдәбияты буенча килгән әсәрләрне Язучылар берлегенең Балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе, танылган балалар язучысы Вакыйф Нуриев, гомере буе балалар әдәбиятын бер баскычка булса да күтәрергә тырышып яшәгән галим, әдәбият белгече Равил Рахмани, Татарстан китап нәшриятының Балалар редакциясе җитәкчесе Айсылу Галиева, татар язучысы заман белән бергә атласын дигән теләкләр белән яшәүче журналист Рузилә Мөхәммәтова укыды», — ди «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Комиссия әгъзалары балалар әдәбияты номинациясенә килгән әсәрләрнең уртача булуын бәяләп үтте — әсәрләр шактый бәхәс тудырган. Ә үсмерләр әдәбияты номинациясенә килгән әсәрләрнең сыйфаты начар түгел — яхшылар арасыннан иң яхшылары сайланган.

Әсәрләрнең авторлары исеме әлегә конвертларда саклана. Конвертлар "Казан утлары" редакциясендә саклана. Баш мөхәррир Рөстәм Галиуллин авырып китү сәбәпле, алар бүген ачылырга тиеш булса да, әлегә ачылмады. Конвертлар иртәгә ачылырга мөмкин.

Җиңүчеләргә каралган премия суммалары:

«Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 300 000 сум

II урын — 200 000 сум

III урын — 150 000 сум

«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 100 000 сум

II урын — 75 000 сум

III урын — 50 000 сум

 



Галерея: Әдәби конкурс комиссиясе утырышыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100