news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел комиссиясе үткәргән ябык бәйгенең балалар шигърияте буенча җиңүчеләре билгеле

Җиңүчеләрнең исеме язылган конвертлар әлегә ачылмаган.

Тел комиссиясе үткәргән ябык бәйгенең балалар шигърияте буенча җиңүчеләре билгеле
Рамиль Гали

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ». Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурс комиссиясе балалар һәм үсмерләр әдәбиятының шигърият номинацияләренә нәтиҗәләр ясады.

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

1 урын. «Мин бит татар баласы». Шомырт

2 урын. «Суалчан». Л.Әхмәт

3 урын. «Чыршылы аш», Назгөл

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

1 урын. «Айфон- патефон». Музей

2 урын. «Медальле эт». ∞

3 урын. «Җиләктә». Сабый акылы

Җиңүчеләр өчен каралган премия суммалары:

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 40 000 сум

II урын — 30 000 сум

III урын — 20 000 сум

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 40 000 сум

II урын — 30 000 сум

III урын — 20 000 сум

Балалар һәм үсмерләр әдәбияты номинацияләренә килгән әсәрләрне танылган педагоглар Рәхимә Арсланова һәм Камәрия Хәмидуллиналар, әдәбият белгече Равил Рахмани карады. Финалга чыккан әсәрләр арасында җиңүчеләрне конкурсның комиссия рәисе Ркаил Зәйдулла белән бергә билгеләделәр.

Әлегә конкурска катнашучыларның фамилиясе язылган конвертлар ачылмаган. Алар «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин кабинетында саклана.

  • Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан әдәби конкурс игълан ителгән иде. Конкурс ябык форматта үтә. Авторлар анда псевдоним белән катнаша.
  • Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар — роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100