news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев белән Рөстәм Абязовның уртак проектында яңача Шүрәлене күрсәтәчәкләр

«Shurale: яңа фантазия» спектакле балет һәм курчак театры жанрларын берләштергән.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). «Әкият» курчак театрында балет һәм курчак театры жанрларын берләштергән «Shurale: яңа фантазия» спектакленең репетицияләре бара. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

«Shurale: яңа фантазия» спектакле - «Әкият» курчак театрының La Primavera камера оркестры белән уртак проекты. Премьера халыкара «Абязов-фестиваль»дә Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында тәкъдим ителәчәк.

Спектакльнең идея авторы — La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов. Яңа куелыш өчен ул «Шүрәле» балетыннан сюитаны эшкәрткән. «Тамашачы курчаклар катнашында танылган музыканың өр-яңа укылышы белән танышачак. Бу спектакль безнең фестивальне бизәп торачак», — ди Рөстәм Абязов.

Яңа спектакльнең сценарий авторы һәм куючы режиссеры — «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Хореограф — Сәлимә Әминовю рәссам — Сергей Рябинин.

Спектакльдә Курчак театры артистлары белән Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов һәм La Primavera камера оркестры катнаша.

«Shurale: яңа фантазия» спектакле Курчак театрының үз сәхнәсендә гыйнвар аенда булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100