news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар җырчысы Рафаэль Сәхәбиевне соңгы юлга озатты

Рафаэль Сәхәбиев белән хушлашу мәрәсиме өлкән буын әдәбият һәм сәнгать әһелләре өчен күрешеп сөйләшү урынына да әверелде.

Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар җырчысы Рафаэль Сәхәбиевне соңгы юлга озатты
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар җырчысы Рафаэль Сәхәбиевне соңгы юлга озатты. Җырчы белән хушлашырга татар иҗат әһелләре һәм аның яраткан тамашачысы Актерлар йортын тутырып килгән иде. Рафаэль Сәхәбиевне Тынычлык бистәсе зиратына җирлиләр.

Күренекле артист белән хушлашу мәрәсиме өлкән буын әдәбият һәм сәнгать әһелләре өчен күрешеп сөйләшү урынына да әверелде. Вакыты башта 10.00 сәгатьтә дип игълан ителгәнгә, барысы да иртә килгән иде.

Чараны ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды. Хушлашу сүзен әйтү өчен сәхнәгә мәрхүмнең балачактан башлап гомерлек дусты булган халык шагыйре Разил Вәлиев, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чыкты.

Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, күренекле драма артисты Әзһәр Шакиров, җырчылар, коллегалары Зилә Сөнгатуллина һәм Мөнир Якупов та Рафаэль Сәхәбиев белән хушлашу сүзе әйтте.

Чыгыш ясаучылар Рафаэль Сәхәбиевны чиста күңелле, ихлас, чын татар зыялысы дип искә алды.


Рафаэль Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1976 елдан М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100