news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә әзерлек эшләре башланды

а«Созвездие-Йолдызлык» фестивале быел ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Апаста «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә әзерлек эшләре башланды
apastovo.ru

(Апас, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). «Сәләт» балалар иҗат йортында район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре, сәнгать мәктәбе укытучылары катнашында киңәшмә узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Алиуллина һәм район яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгече Ләйлә Сираҗева «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә әзерлек эшләре, хакында сүз алып барып, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале быел ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Районда сайлап алу турлары 4 зонада, Кызыл-Тау, Каратун, Апас һәм Әлмәндәр мәдәният йортларында үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot