news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры зур сәхнәсендә «Мырау батыр» музыкаль әкиятен чыгарды

Нәкый Исәнбәтнең «Мырау батыр» әкияте буенча спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән.

«Әкият» курчак театры зур сәхнәсендә «Мырау батыр» музыкаль әкиятен чыгарды

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры яңа бинасының зур сәхнәсендә беренче тапкыр татар телендә зур форматлы спектакль чыгарды.

Нәкый Исәнбәтнең «Мырау батыр» әкияте буенча спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән. Инсценировка авторы да ул үзе. Куючы рәссам — Екатерина Спиридонова. Композитор — Миләүшә Хәйруллина. Хореограф — Сәлимә Әминова.

Спектакльдә театрның татар төркеме артистлары уйный. Мырау батыр курчагы театрның яшь артисты Нияз Садыйковка тапшырылган. Ризван бай — Юрий Чуктиев.

Нәкый Исәнбәтнең бу әкияте 1990 елда Татарстан телевидениесендә чыккан «Мырау батыр» күп серияле мюзиклы аша таныш. Әмма ул чакта заманчалаштырылган һәм сюжет зурайтылган булган.

Илгиз Зәйниев куйган музыкаль әкияттә Нәкый Исәнбәт язган әдәби телгә зур игътибар бирелгән. Режиссер балага матур татар телен җиткерү максаты куйган.

«Мюзиклда мин Ризван байны уйнаган идем. Безнеке ул зур кино кебек проект иде. Бу спектакль бераз гына башка төрле эшләнгән — ул шулай булырга тиеш тә», — ди спектакльне карарга килгән Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтов.

«Спектакль әле театрда икенче көн генә бара. Балаларга ошар дип уйлыйм Бу әкияттә аю, төлке, куян, бүре — әкиятләрдә булган бөтен җәнлекләр бар. Балалар җәнлекләрне, эт-мәчене дә бик ярата бит», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100