news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы театры Татар телен саклау комиссиясе биргән грантка спектакль чыгарды

«Капка» спектаклен сәхнәгә Айгөл Әхмәтгалиеваның шул исемдәге пьесасы буенча театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов куйган.

Чаллы театры Татар телен саклау комиссиясе биргән грантка спектакль чыгарды
Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән Татарстан Республикасының заманча драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерүгә багышланган конкурсында җиңеп грант алган проектларның беренчесен Чаллы театры тәкъдим итте.

«Капка» спектаклен сәхнәгә Айгөл Әхмәтгалиеваның шул исемдәге пьесасы буенча театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов куйган. Касыйм ролен театр артисты Разил Фәхретдинов башкара. Рәссам — Ләйсән Хөсәенова, композитор — Эмиль Әмиров.

«Кызганыч, конкурс нәтиҗәләре бик соң билгеле булды. Шуңа да спектакль чыгарырга санаулы көннәр генә калган иде. Без тәвәккәлләп карадык һәм бүген нәтиҗәсен күрәчәкбез», — диде Айгөл Әхмәтгалиева премьера алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Әсәрнең төп герое Касыйм үзенең уйланмаган адымнары аркасында авылдан чыгып качарга мәҗбүр була һәм гомере буе Камчаткада яши. Хатыны Екатерина һәм улы Володя аның туган теленә битараф. Әнисенең хатлары — аны туган җире һәм туган теле белән бәйләп торган җеп. Ул җеп тә өзелә…

«Пьесада туган тел һәм туган ил темасы ана образы аша сурәтләнә. Мин Касыймны трагик персонаж итеп күздә тоттым. Пьеса финалында аның язмышы билгесез булып кала. Ләкин мин аны үтердем, чөнки безгә андый герой кирәкми, ул бу дөньяга кирәк түгел дип санадым», — ди Олег Кинҗәгулов.

Премьераны карарга Театр әһелләре берлеге рәисе буларак, Фәрит Бикчәнтәев та килгән иде. Ул Олег Кинҗәгуловның остазы да.

Алга таба театр «Капка» спектакле белән республика буенча гастрольләргә йөрергә һәм Казанга да алып килеп күрсәтергә җыена.

  • Пьеса конкурс өчен язучының «Капка» хикәясе буенча махсус язылган. Бу әсәр хикәя жанрында 2014 елда «ТЮРКСОЙ» халыкара оешмасы конкурсы лауреаты булган.
  • Җиңүче театрга проектын тормышка ашыру өчен 600 мең сум грант бирелгән иде, ә авторга 100 мең сум премия тапшырылган. Алга таба Тинчурин  һәм Әлмәт театрлары да грант хисабына куелган әсәрләрен тәкъдим итәчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100