news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» фотокүргәзмәсендә Казан халкының пандемия вакытындагы тормышы сурәтләнә

Фотоларда үзизоляция режимы вакытында Татарстан башкаласының бушап калган урамнары, авырулар белән тулган хастаханәләр, табиб һәм волонтерларның көндәлек тормышы сурәтләнгән.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Татмедиа» галереясында «Беренче дулкын. Өметләр, куркулар, хис-тойгылар» дигән күргәзмә ачыла. Анда коронавирус пандемиясе вакытында «Татар-информ» агентлыгы фотографлары төшергән фотолар тәкъдим ителәчәк.

Фотоларда пандемия башлангач һәм үзизоляция режимы кертелгәннән соң Казандагы тормыш (бушап калган урамнар, авырулар белән тулган хастаханәләр, табиблар, химик-технологлар, полицейскийлар һәм волонтерларның көндәлек тормышы) чагылыш тапкан.

Күргәзмә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш һәм республика халкын авырудан саклау буенча Татарстан Хөкүмәтенең бердәм эш итүен һәм кешелек сыйфатларының иң яхшы чагылышларын күрергә мөмкинлек бирә.

Экспозициянең максаты – инфекция белән көрәшүче һәркемгә рәхмәт белдерү һәм әлеге катлаулы чорда татарстанлыларның «өмет, курку, хис-тойгыларын» тамашачыларга җиткерү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100