news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтешнең «Иделкәй» ансамбле Илһам Шакиров истәлегенә кичә үткәрергә җыена

«Иделкәй» татар вокаль ансамбле оешуга нибары ике ел гына булса да, эстрада өчен әлеге кыска вакыт эчендә ул күп сандагы тамашачыларның мәхәббәтен яуларга өлгерде.

Тәтешнең  «Иделкәй» ансамбле Илһам Шакиров истәлегенә кичә үткәрергә җыена
http://tetyushy.ru/

(Тәтеш, 30 октябрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова). Киләсе елда Тәтешнең «Иделкәй» ансамбле Илһам Шакиров истәлегенә кичә үткәрергә җыена. Татарстанның легендар мәдәният эшлеклесе Илһам Шакиров 2019 елның гыйнварында 83 яшендә вафат булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Иделкәй» — ул сәнгатьне яратучыларны һәм гореф-гадәтләрне хөрмәтләүчеләрне берләштерүче ундүрт хатын-кызны үз эченә ала, чөнки ансамбльдәге җырчыларның барысы да районның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы һәм татар милли-мәдәни үзәге вәкилләре булып тора. 

«Ансамбльнең репертуарында заманча һәм безнең әниләр, әбиләр башкарган борынгы җырлар да бар. Нигездә, әлеге музыкаль әсәрләр мәхәббәт, туган як, гади халыкның хезмәте, көнкүреше турында. Моңсу һәм күңелле җырлар да бар», — ди музыка коллективының сәнгать җитәкчесе Рамилә Хәйбуллина.

«Иделкәй» район һәм респуб­лика күләмендәге чараларда, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнаша. Шулай итеп, вокаль ансамбль «Безнең йорт — Татарстан» VIII республика этномәдәни фестиваленең зона турында катнашкан өчен Дип­лом белән бүләкләнде, V Халык­ара «Казан сөлгесе» җыр-бию фестиваль-бәйгесендә икенче урынны алуы — соңгы казаныш­ла­рының берсе булып тора. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100