news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина татар әдәбиятының төрле дәрәҗәдәге күп язучылары булуын теләде

Әдәбият галиме милли әдәбиятның шедеврлар бирү максатын гына түгел, шул милләт укучысына кирәкле әсәрләрне бирүен дә күздә тотуын искәртте.

Дания Заһидуллина татар әдәбиятының төрле дәрәҗәдәге күп язучылары булуын теләде
Михаил Захаров

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әдәбият галиме Дания Заһидуллина фикеренчә, әдәбиятта сан сыйфат белән бәйләнгән һәм яхшы әдәбиятның төрле дәрәҗәдәге язучылары булырга тиеш. «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә оештыручылар Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан әдәби конкурсны оештыру тәртибе турында сөйләделәр.

«Мондый конкурс игълан ителү бер максатка юнәлтелгән була: ул да булса милли әдәбиятны — татар әдәбиятын үстерү. Милли әдәбиятны үстерү дигәндә шул әдәбиятның дөнья әдәбияты барышын баетырлык, дөнья әдәби мәйданында тәкъдим ителерлек миллионлаган тиражлар белән чыга торган шедевр әсәрләр бирүе әлбәттә идеалда күздә тотыла», — диде әдәбият галиме Дания Заһидуллина.

«Ләкин шедевр әсәрләр бирү өчен милли әдәбиятның язучылары күп булырга тиеш. Әдәбият ул шундый өлкә, анда сан сыйфат белән дә бәйләнгән», — дип аңлатты ул. Дания Заһидуллина фикерен куәтләп әдәбият белгече Борис Храпченконың язучыларны өч төрле дәрәҗәгә бүлеп каравын искәртте.

«Янәсе, беренче дәрәҗәдәге язучылар, икенче дәрәҗәдәге язучылар һәм өченче дәрәҗәдәге язучылар. Ул беренче дәрәҗәдәге язучылары булсын өчен әдәбиятның икенче һәм өченче дәрәҗәдәге язучылары булырга тиеш. Бер яктан караганда бу фикер шактый усал һәм тәнкыйди яңгырый. Ләкин икенче яктан караганда, әдәбиятта каләм тибрәтүчеләр күп булмаса, әдәбият үсеш кичерә алмый», — диде ул.

Дания Заһидуллина милли әдәбиятның шедеврлар бирү максатын гына түгел, шул милләт укучысына кирәкле әсәрләрне бирүен дә күздә тотуын искәртте. Ул бу конкурс шушы максатка да ирешер дип ышанып калуын әйтте.

  • Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар — роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар. Иң зур призның күләме — роман жанрында 1 урын өчен 500 мең сум. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100