Ренат Харис: Тәлгат Галиуллин — татар халкының эстетик аңына тәэсир иткән кеше

КФУда әдәбият галиме, язучы Тәлгат Галиуллинның «Татар әреме» дигән яңа китабы тәкъдим ителде.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис әдәбият галиме, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Тәлгат Галиуллинны татар татар халкының иҗтимагый һәм эстетик аңына тәэсир иткән кеше буларак бәяләде.

«Ул татар әдәбиятын гаҗәеп дәрәҗәдә оста тикшерә белүче, һәр әдәби әсәрне гаҗәеп дәрәҗәдә нечкә итеп анализлый белә торган кеше. Ә анализлау өчен тормышны белергә, гомернең фәлсәфи тамырына төшә белергә кирәк», — диде ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татар әреме» китабын тәкъдим итү кичәсендә.

«Татар әреме» китабының беренче өлешендә әдипнең «Татар әреме», «Кысыр хәсрәт», «Түрәләр сые», «Сукыр Гаваз», «Ана корт» кебек кыйсса-бәяннары, повестьлары урын алган.

Икенче өлешендә Сибгат Хәким, Хәсән Сарьян, Гамил Афзал, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Лена Шагыйрьҗан, Гөлшат Зәйнашева һ.б. Тәлгат Галиуллинның чордашлары, дуслары, остазлары хакында истәлек бәяннары тупланган.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Татар әреме» китабында авторның әдәби әсәрләре һәм истәлекләре барлыгын әйтте. «Мин Тәлгать абыйның тәнкыйди мәкаләләрен мәктәптә белем алганда укыдым. Аның язучылык сәләте тәнкыйть мәкаләләрендә ачык күренә. Тәлгат абый әдәби алымнар кулланып, ирония белән яза. Ул безнең олпат язучыбызга әйләнде һәм бик күп повестьлар, хикәяләр иҗат итә», — ди ул.

«Мин беркайчан да үземне язучы булырмын дип уйламадым. Мин әдәбиятны яраттым, химия белән дә мавыгып алдым. Татар мәктәбен, университетның татар бүлеген тәмамладым. Татар әдәбиятын бөек әдәбият икәнлеген белеп үстек. Үземнең кем буласымны күз алдыма китермәдем», — диде китап авторы.

Тәлгат Галиуллин язудан әле дә туктап булмавын әйтте. «Әдәби иҗат үзенә күрә бер чир ул. Берсен язып бетерәсең, икенчесе туа. Сәламәт чакта эшләргә насыйп булсын. Тормыш — катлаулы әйбер. Һәркемнең үзенең мәшәкате, бурычы бар. Без — татарлар, мөселманнар. Уртак байлыгыбыз әдәбиятыбыз бар. Мин дә шуңа хезмәт итәм», — диде язучы-галим.

«Кем турында гына язмадым. Берзаман үзем өчен генә әсәр язып карадым. Гариф Ахуновка күрсәттем. „Синдә прозаик ‚җылап‘ утыра. Син аларны журналга бир“, — диде. „Казан утларын“да басылып чыкты. Хикәяләр, повестьлар яза башладым. Мин тормышның асылын белдем. 1990 елларда халыкның холкы бозылды, үзара үтереш, талаш китте. Мин шуларны әсәрләрдә чагылдырдым», — диде язучы.