news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Созвездие-Йолдызлык»та Гран-прига Казан җырчылары һәм Мамадыш биючеләре лаек булды

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие — Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XX яшьләр фестивале гала-концерты узды.

«Созвездие-Йолдызлык»та Гран-прига Казан җырчылары һәм Мамадыш биючеләре лаек булды
«Созвездие-Йолдызлык» матбугат хезмәте

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XX ачык яшьләр телевизион фестивале Гран-приена Казаннан «Импульс» вокаль ансамбле һәм Мамадыштан «Каприз» хореография коллективы лаек булды. Бу хакта чараның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясендәге фестивальнең гала-концерты узды. Бу юлы чара берьюлы өч юбилейга: «Созвездие-Йолдызлык»ның 20 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССРның 100 еллыгына багышлана. Әлеге темаларның барысы да яшь артистлар чыгышларында үз чагылышын тапты.

Бөек Ватан сугышына багышланган концертның беренче өлешеннән соң, җиңүчеләрне Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин бүләкләде.

Фестивальнең төп бүләген җиңүчеләргә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды. Ул катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

Гран-прига «Вокал» номинациясендә— Казанның «Импульс» ансамбле һәм «Хореография» номинациясендә Мамадышның «Каприз» хореография коллективы лаек булды. Алар истәлекле кубоклар, дипломнар һәм медальләр, Татарстан Президенты махсус стипендияләре, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фондыннан сертификатлар алды, шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» компаниясеннән педагогларга премияләр бирелде.

Чара ахырында Фазлыева иң яхшы педагогларга мактаулы исемнәр тапшырды. Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге балетмейстеры Лиана Габдрахманова һәм Казанның 8нче балалар музыка мәктәбенең хор һәм фортепиано классы укытучысы Зитта Семенова лаек булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100