news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан яшь тамашачы театры Президент белән театр мәктәбен төзү турында фикер алышачак

Балаларны театр һөнәренә өйрәтүнең инновацион үзәген хәзерге бинаның ишегалдында урнаштыру планлаштырыла.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Октябрьдә Казан Яшь тамашачы театры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга әзерләнә. Анда театрга 2017 елның декабрендә тапшырылган территорияне файдалану проекты турында җентекләп фикер алышу планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Казан Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева сөйләде.

«Президент безнең театрда ике тапкыр булды. Соңгы тапкыр — быел җәй көне. Без Рөстәм Нургалиевич белән октябрьдә чираттагы очрашуны көтәбез, анда театрның яңа киңәйтелгән территориясе турында җентекләп фикер алышачакбыз. Без бу театр-мәгариф үзәге булыр, кече сәхнә дә барлыкка килер дип уйлыйбыз, театр һөнәрләре мәктәбен төзергә һәм ачарга телибез», — диде Айгөл Горнышева.

Белем бирү кластерында теләсә кайсы юнәлешне мәктәптән башларга кирәк, әмма театр белемендә мондый беренче баскыч бөтенләй юк, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100