news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында тәм-томга бай күргәзмәләр тәкъдим ителгән

Азнакай Мәдәният йорты каршындагы мәйданда Самавыр бәйрәме узды.

Азнакай районында тәм-томга бай күргәзмәләр тәкъдим ителгән
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 30 сентябрь, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Авыл мәдәният йортлары, мәктәп коллективлары үзләренең аш-су, яшелчә, җиләк-җимеш күргәзмәләре белән чыккан. Һәр өстәл тәм-томнан сыгылып, самавырлары кайнап тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Мәдәният идарәсе „Самавыр — халык күңеле“ дигән проект яклап, грант отты һәм әлеге бәйрәм — шуның бер чарасы. Шулай ук аңа Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда традициягә кергән „Әбиләр чуагы“ бәйрәме дә кушылды», — ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.

Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин азнакайлыларны хакимият исеменнән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде, бәйрәмгә өлешләрен керткән мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Урманай, Әгерҗе, Сәпәй авыллары мәдәният йортлары күргәзмәләре иң креатив бизәлешле дип табылды һәм алар махсус призларга лаек булды.

Үзешчән сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары халыкны җыр-моңнары, дәртле биюләре белән сөендерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100