news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Урам» экстрим-паркында брейк-данс буенча халыкара ярыш төгәлләнде

Ел саен Казанда үткәрелә торган ярышта җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнде.

В экстрим-парке «Урам» в Казани завершился турнир по брейкингу Combonation X2

Определены победители в пяти номинациях чемпионата.

Сегодня, 21:44Автор: Марат Ишкильдин

Марат Ишкильдин

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Бүген Казанның «Урам» дип аталган яңа экстрим-паркында брейк-данс һәм урам биюләре буенча «Combonation X2» халыкара турниры тәмамланды.

Ел саен Казанда үткәрелә торган турнир ике көн дәвам итте, анда 800 биюче катнашты. Быелгы фестивальнең үзенчәлеге — йөз биюче ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап, берьюлы хедспин хәрәкәте ясады, ягъни башларына басып әйләнде. Әлеге күренешне рекордлар китабына тәкъдим итү өчен видеога да төшерделәр.

Фестивальдә җиңүчеләр исә биш номинациядә билгеләнде.

Breaking 2×2 (b-boy+b-girl) номинациясендә Alik һәм Vav җиңде. Алар 2021 елның февралендә Франциядә узачак HIPHOPSESSION ярышына бушлай юллама белән бүләкләнде.

Powermove 2×2 (яшь егет һәм өлкән кеше) номинациясендә беренчелекне Keny Di һәм Rexby алды.

Old to the new 2×2 (яшүсмер һәм өлкән кеше) номинациясендә Batman һәм Андрофрол җиңде.

Style novators 2×2 ярышында Илья Дурапов һәм Манкис дуэты беренче булып танылды.

Чыгышларның катлаулыгы һәм стиль үзенчәлеге бәяләнгән Тrickonometry ярышында b-boy Elvis җиңде.

news_right_1
news_right_2
news_bot