news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бәйрәм салюты аттырылганда Салават Татарстанга багышланган җыр башкарды

30 августта Татарстан халкы Республика көнен һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итте.

Казанда бәйрәм салюты аттырылганда Салават Татарстанга багышланган җыр башкарды
Татар-информ архивы

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Бүген Казанда Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм программасы салют белән тәмамланды. Бу вакытта Казансу ярындагы бәйрәм сәхнәсендә Салават Фәтхетдинов «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкарды.

«Казан көзе» X Халыкара опера фестивале тәмамлануга сәхнәгә чыккан җырчы тамашачыларны Татарстан Республикасы көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрик итте. Салават Татарстанга багышланган танылган җырны башкарганда Казансу елгасы өстендә 300 тапкыр салют аттырдылар.

«Казан көзе» фестивале Татарстанның халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан ел саен оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100