news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале 35нче тапкыр үткәрелә

Фестивальдә барлыгы 600 гармунчы катнашкан.

Быел «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале 35нче тапкыр үткәрелә
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге академия театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» флешмобы башланып китте. Быел «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале 35нче тапкыр үткәрелә.

Фестивальдә барлыгы 600 гармунчы катнашкан, дип хәбәр итә оештыручылар. Гармунчылар флешмоб рәвешендә Камал театры мәйданыннан Спас манарасына барачак.

Фестиваль кысаларында йөз оста гармунчы билгеләнгән. Йөз җиңүченең һәммәсенә дә гармун бүләк ителгән.

Тамашада Татарстанның халык артистлары Гүзәл Уразова, Зәйнәб Фәрхетдинова, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һәм башкалар катнашачак.

Шулай ук Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле да биредә. Тамашаны Алсу Каюмова, Илдар Кыямов алып бара.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100