news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта Әлфия Авзаловага һәйкәл ачылды

Җырчыга куелган һәйкәлнең скульпторы — Фәнил Вәлиуллин.

Актанышта Әлфия Авзаловага һәйкәл ачылды
"Актаныш-информ"

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Актанышта татар халкының күренекле җырчысы Әлфия Авзаловага (1933-2017) һәйкәл ачылды. Ул җырчы исемен йөрткән район мәдәният йорты каршындагы ял паркында куелды, дип хәбәр итә «Актаныш-информ».

Тантанада җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова, район халкы, кунаклар катнашкан. Әлфия Авзаловага куелган һәйкәл-ташның авторы — скульптор Фәнил Вәлиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot