news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Uen Fest» фестивалендә милли уеннар турында онлайн дәресләр бирәчәкләр

«Uen Fest» — онытылган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан оештырылган проект.

«Uen Fest» фестивалендә милли уеннар турында онлайн дәресләр бирәчәкләр
Владимир Васильев

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда яшәүче халыкларның милли уеннары хакында «Uen Fest» фестивале кысаларында онлайн дәресләр аша танышып булачак. Бу хакта Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Алсу Мифтахова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Uen Fest» фестивалендә белем бирү дә булачак. Аны без сентябрьдән башларга уйлыйбыз. Онлайн форматта мастер-класслар, туры эфирлар үткәреләчәк. Моның өчен белгечләрне җәлеп итәргә ниятлибез. Әлеге дәресләрдә гореф-гадәтләрнең барлыкка килү тарихы турында шактый мәгълүмат биреләчәк», — диде ул.

Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова аерым уеннар исемлеге әлегә юк дип сөйләде. «Без сәнгать әһелләре балалары белән үзебез белгән уеннарны уйнап, видеороликлар яздырдык. Мин үзем кечкенә вакытта әби, әти-әни һәм театрда уйнап үстем, барысы да белә торган, билгеле уеннар ул», — диде актриса.

Алсу Мифтахова профессиональ театрларның язмаларыннан тыш, экспедицияләр вакытында яздырылган уеннарның видеолары барлыгын әйтте. «Әлеге архив язмалар беренче августтан башлап шулай ук каналларга кертелә барачак. Бу проектта балалар ишегалды уеннары белән генә түгел, милли халык уеннары, халык авыз иҗаты белән дә таныша ала. Алар башка халыкларның да мәдәниятен күрәчәк», — дип сөйләде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100