news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сөембикә» журналында Сара Садыйкова һәйкәленең эскизы дөнья күрде

Һәйкәлнең авторы – Татарстанның халык скульпторы, Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рада Нигъмәтуллина.

«Сөембикә» журналында Сара Садыйкова һәйкәленең эскизы дөнья күрде
«Сөембикә» журналы

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). «Сөембикә» журналында татар композиторы Сара Садыйкова һәйкәле эскизының фотосы дөнья күрде.

Җиде кыз фигурасы Сара Садыйкованың татар мотивлары буенча иҗат ителгән «Җидегән чишмә» җырындагы персонажларны гәүдәләндерә.

Һәйкәлнең авторы – Татарстанның халык скульпторы, Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рада Нигъмәтуллина.

Һәйкәл 2007 елда ук коелса да, әлегә кадәр урнаштырылмаган, чөнки скульптор фикеренчә, аңа туры килә торган урын әле табылмаган. Хәзер бу эш белән сынчының кызы Әлфия Айдарская шөгыльләнә.

«Татар-информ» агентлыгы Казанда композитор Сара Садыйковага багышланган сквер ачылачагы һәм һәйкәл куелачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100