news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районының Тингаш авылында яңартылган Мәдәният йорты ачылды

1968 елда төзелгән бинаны республика программасы кысаларында яңартканнар.

Буа районының Тингаш авылында яңартылган Мәдәният йорты ачылды
Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Буа районының Тингаш авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды. 1968 елда төзелгән бинаны яңарту республика программасы кысаларында узды. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшчеләр фасадны яңарттылар, түбәсен, тәрәзәләрен, җылылык системасын алыштырдылар һәм территорияне 11,6 миллион сумга төзекләндерделәр.

Яңартылган бина Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашында узды. Ул авыл клубы директорына җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды.

Хәзер авыл Мәдәният йорты каршында җиде клуб берләшмәсе эшли. Анда 75 кеше шөгыльләнә. Яңартылган мәдәният йортына хәзер мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә йөри алачак, алар өчен уңайлыклар тудырылган.

Тингаш авылы кунаклары һәм халкы өчен тантаналы ачу кысаларында мәдәният хезмәткәрләре халык-гамәли сәнгать күргәзмәсен тәкъдим итте һәм бәйрәм концерты әзерләде.

Гомумән алганда, Татарстанда быел 17 авыл мәдәният йорты төзү һәм 37 авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бу максатларга 700 миллион сумнан артык акча биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot