Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Сибай шәһәре филармониясенә нигез салучы Фатыйх Хөснетдинов вафат
Фатих Хөснетдинов 1957 елның 3 гыйнварында Башкорт АССРның Әбҗәлил (хәзерге Баймак) районы Өметбай авылында туган.
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда Сибай шәһәрендә театр һәм филармониягә нигез салучыларның берсе — Фатыйх Хөснетдинов вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
"63 яшендә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фатыйх Салават улы Хөснетдиновның гомере өзелде. Ул Сибайда башкорт балалар театрына һәм филармониясенә нигез салуда чишмә башында тора. 1993 елда әлеге ике яңа мәдәният учреждениесе директоры итеп билгеләнә", диелә хәбәрдә.
Фатих Хөснетдинов 1957 елның 3 гыйнварында Башкорт АССРның Әбҗәлил (хәзерге Баймак) районы Өметбай авылында туа. Уфа дәүләт сәнгать институтын театр режиссеры буларак тәмамлый. 1987 елның мартында Сибайда Октябрьнең 40 еллыгы мәдәният сарае директоры итеп билгеләнә. 1989 елдан 1993 елга кадәр башкорт театр-легенда һәм әкиятләр студиясен җитәкли.
Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 40 ел тулуга багышланган Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә ул җитәкләгән театр коллективына Т.Әхмәтшинаның «Тальянка» пьесасы буенча иң яхшы спектакль куелышы өчен лауреат исеме бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз