news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшьләр көнендә әлмәтлеләр “Шикәр”, “Пицца” тыңлады

Бәйрәм яшьләр форумы белән башланып китте

 (Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Әлмәттә Яшьләр көнен билгеләп уздылар.Чара шәһәр паркы сәхнәсендә Яшьләр форумы белән башланып китте. Ул көнне анда төрле бәйгеләр, спорт ярышлары узды.

“Президент белән бергә” агымы тематик мәйданчыклар, фотсурәт бәйгеләре оештырды. Кич белән яшьләр кичке концертка җыелды. Быел аңа Казанның рок-төркемнәре килде. “Шикәр”, “Пицца”, “Z” кебек төркемнәр яшьләр күңеленә хуш килде, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot