Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» фестивален онлайн үткәрделәр
Әбиләр һәм яшь кызлар милли киемнәрдә борынгы җырлар башкарды һәм үзенчәлекле, «Каравон» адымы белән әйлән-бәйлән уйнады.
(Лаеш, 30 май, «Татар-информ», «Кама ягы», Александр Воржецов). Коронавирус пандемиясе дәвам итү сәбәпле, Лаеш районы Никольское авылында рус фольклоры фестивален үткәрү мөмкин булмады. Тик халык җырларын яратучыларны куандыру ысулын шулай да таптылар, фестиваль онлайн режимда үткәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бәйрәмнең гадәти булмаган форматына карамастан, тамашачылар, халык җырларын тыңлый һәм хәтта призлар да ота алды. Каравонда катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова мөрәҗәгать итте.
«Бу бәйрәмнең мәгънәсе халык традицияләрен саклап калу һәм аларны буыннан-буынга тапшыру. Каравонда иң мөһиме — тамаша гына түгел, ә аның чын мәгънәсен тою мөмкинлеге дә. Шунысы куанычлы, яшьләрнең күбесе үз халкының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән кызыксына. Фестивальне онлайн режимда уздыру — вакытлы хәл», — диде Ирада Әюпова.
Беренче булып сәхнәдә фестиваль хуҗабикәләре — Никольское авылында шул исемдәге ансамбль чыгыш ясады. Әбиләр һәм яшь кызлар милли киемнәрдә борынгы җырлар башкарды һәм үзенчәлекле, «Каравон» адымы белән әйлән-бәйлән уйнады.
Алардан тыш, «Купава», «Духов день», «Верес», «Не любо — не слушай» һәм башка коллективлар чыгыш ясады. Алар аудиторияне Татарстанның төрле почмакларында җырланган һәм җырлана торган рус халык җырлары белән таныштырды.
Кич белән Каравон беркадәр башкача, яшьләр рухында дәвам итте. Сәхнәгә Татарстанның заманча эшкәртүдә борынгы җырлар башкаручы популяр башкаручылары һәм төркемнәре чыкты. Концертның икенче өлешен «Зарница» ансамбле ачты, анда катнашучылар рэп-эшкәртүдә халык җырларын оста һәм үзенчәлекле итеп башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз