news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә «Ватаным Татарстан» газетасы күргәзмәсен тәкъдим итә

«Ватаным Татарстан» газетасы Татарстан Республикасының төп рәсми басма органы саналган.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вакытлы матбугат бүлеге «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында „Ватаным Татарстан“ газетасы» виртуаль күргәзмәсен тәкъдим итә. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

100 еллык Татарстан Республикасының күптөрле әһәмиятле вакыйгаларга бай тарихын аның төп рәсми басма органы саналган «Ватаным Татарстан» газетасыннан башка күзаллап булмый. Республикабызда һәм Советлар илендә барган вакыйга-яңалыкларны, үзгәрешләрне 1918 елда чыккан беренче саныннан башлап гасыр буена үз битләрендә чагылдырып барган «Ватаным Татарстан» газетасы да күп үзгәрешләр аша үтә.

Газета үзе дә тарихында ике тапкыр алфавит үзгәртүне, алты тапкыр исемен алмаштыруны («Эш», «Татарстан», «Татарстан хәбәре», «Кызыл Татарстан», «Совет Татарстаны», «Социалистик Татарстан», 1992 елдан «Ватаным Татарстан»), шәхес культы чоры репрессияләре фаҗигасен кичерә.

Вакытка аваздаш булып, газета гасыр дәвамында үзенең сәхифәләрендә илебездәге сәяси, социаль-икътисади, мәдәни вакыйгаларны яктыртып бара, республикабыз Президенты, Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән рәсми документларны бастыра.

Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге фондларында иҗтимагый-сәяси Ватаным Татарстан» газетасының һәр саны кадерләп саклана, диелә хәбәрдә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100