news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры онлайн дәресләр үткәрә башлый

Беренче дәресне 4 майда театр директоры Илфир Якупов башлап җибәрә.

Камал театры онлайн дәресләр үткәрә башлый
архив/Владимир Васильев

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Камал театры май аенда онлайн-лекцияләр һәм мастер-класслар сериясен башлый. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

«Камал мәктәбе онлайн» проекты кысаларында дәресләрне белгечләр һәм театр артистлары алып бара. Яңа проект 4 майдан старт алачак.

«Проектның максаты — тамашачыны сәнгать дөньясына якынайту, яңа белем бирү. Инстаграм битебез аша туры эфирда камаллылар үз һөнәрләренең серләре белән уртаклашачак һәм сорауларыгызга җавап бирәчәк», — диелгән проект турындагы хәбәрдә.

Беренче дәресне театр директоры Илфир Якупов башлап җибәрә. Ул 4 майда «Театраль менеджмент» темасына лекция укыячак. 11 майда Камал театрының вокал буенча педагогы Айгөл Зәйнуллина һәм артисты Ришат Әхмәдуллин вокал дәресе алып барачак.

18 майда Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов «Татар классикасының яңача укылышы» дигән темага лекция укыячак. 25 майда Камал театры укытучысы Инсаф Абдулладан сәхнә теле буенча мастер-класс.

Онлайн дәресләр 19.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot