news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Көмеш кыңгырау» газетасы «Рамазан аенда игелекләр кылыйк!» акциясен башлый

Оештыручылар ярдәмгә мохтаҗ балаларга, мәктәпләргә «Көмеш кыңгырау» газетасын яздырырга чакыра.

«Көмеш кыңгырау» газетасы «Рамазан аенда игелекләр кылыйк!» акциясен башлый
«Көмеш кыңгырау» газетасы

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). «Көмеш кыңгырау» республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Рамазан аенда игелекләр кылыйк!» дигән акция башлады. Акция мөселман кардәшләребезне татар балалар матбугатын саклап калуда ярдәмгә чакыру өчен оештырыла. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

«Бу изге айда игелекле гамәлләр кыласы килү һәркемгә дә хастыр. Үзебез яки балаларыбыз укыган мәктәпкә, ярдәмгә мохтаҗ балаларга „Көмеш кыңгырау“ газетасын яздырсак, бу яшь буынны барыбыз өчен дә бик кадерле булган туган тел белән ныграк бәйләү дә, аларны татар телендә иҗат итүгә этәрү дә булыр иде», — ди газетаның баш мөхәррире вазифаларын башкаручы Резедә Гасыймова.

Ул бүгенге, милләтебез өчен җиңел булмаган шартларда да, балалар үзләре язган әкият-хикәятләрне, шигырьләрне уку, шуны газетага бастырып чыгару, яшь хәбәрчеләр белән элемтә тоту (ә алар, Аллаһка шөкер, бар бит әле!) бигрәк тә зур сөенеч, ди.

«Көмеш кыңгырау» атнага бер мәртәбә сигез битле булып чыга. Индексы: Татарстанда — П2370, Россиядә — ПА435. «Көмеш кыңгырау» газетасына podpiska.pochta.ru сайты аша онлайн һәм элемтә бүлекләре аша язылу бәясе — 498 сум. 

Абунәчеләр декадасында ярты елга язылу бәясе — 463 сум 14 тиен. 

«Куанып хәбәр итәбез — „Рамазан аенда игелекләр кылыйк“ акциясенә инде кушылучылар да бар. Танылган рәссам Хәмит абый Латыйпов Кукмара районында яшәүче күп балалы гаиләгә „Көмеш кыңгырау“ газетасын яздыртты», — диде Гасыймова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100