news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурятиядә «Азиядә яшәгән борынгы халыкларның рун язуы» дигән күргәзмә ачылды

Бурятия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган күргәзмәдә Икенче Көнчыгыш Төрки каганат чорының хәрби һәм сәяси эшлеклесе Төньюкук хөрмәтенә ташка уелган язмаларның эстампажлары (оттисклар) тәкъдим ителде.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Бурятиянең Улан-Удэ шәһәренең академик В. А. Обручев исемендәге Кяхта туган якны өйрәнү музее филиалында «Азиядә яшәгән борынгы халыкларның рун язуы» дигән күргәзмә ачылды.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге уникаль вакыйгада Бурятия татарлары автономиясе катнашты. Автономия вәкилләре «История татар с древнейших времен» дигән җиде томлык басма тәкъдим итте. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автономиягә бүләк иткән.

Бу — Татарстан, Россия һәм чит ил галимнәренең уртак хезмәте, ул ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты грифы белән нәшер ителгән. Анда автор текстларыннан тыш, кушымта рәвешендә иллюстрацияле материаллар, карталар, мөһим чыганаклардан өзекләр, шул исәптән Күлтәгин һәм Төньюкук хөрмәтенә стелага уелган язмалар тәкъдим ителгән.

Аларны беренче тапкыр рус тюркологы Василий Радлов укыган. Әлеге язмаларда төрки халыкларның Кытай елъязмалары белән расланган тарихы тасвирлана.

Бурятия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган күргәзмәдә Икенче Көнчыгыш Төрки каганат чорының хәрби һәм сәяси эшлеклесе Төньюкук хөрмәтенә ташка уелган язмаларның эстампажлары (оттисклар) тәкъдим ителде.

Әлеге ядкарь борынгы рун язуының иң мәшһүр истәлекләреннән берсе санала. VIII гасырга караган таш һәйкәлләрдәге эстампажлар 1898 елда дөге кәгазеннән ясалган һәм Кяхта туган якны өйрәнү музеенда сакланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100