news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бүреләр» рок-төркеме: Бу концерт татар һәм башкортларны берләштерәчәк

«Бүреләр» төркеме музыкантларын татар халкы яратып каршы алган.

«Бүреләр» рок-төркеме: Бу концерт татар һәм башкортларны берләштерәчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 2 апрель 20.00 сәгатьтә Башкортстанның «Бүреләр» башкорт рок-төркеме Казанның Китапханә клубында (Библиотека клубы) (Кремль урамы, 21) беренче концертын тәкъдим итә.

«Казанда беренче тапкыр „Мин татарча сөйләшәм“ акциясендә чыгыш ясадык. Казан халкы җылы каршы алды, TAT CULT FEST фестивалендә дә катнаштык. Безне татар халкы бик ошатты, яратып тыңладылар. Бу концерт татарларны һәм башкортларны берләштерәчәк», — дип сөйләде «Татар-информ»га «Бүреләр» төркеменә нигез салучы Илшат Абдуллин.

Аның сүзләренчә, программада элекке хитлар һәм беркайда яңгырамаган яңа җырлар булачак. «Гауга» төркеме, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев белән бергә чыгыш ясаячакбыз. Татар музыкантлары Уфада, без Казанда җырлыйбыз. Без дуслар, бер-беребез белән аралашып торабыз», — диде ул.

Башкортстан музыкантлары эстрадада гауга чыккан вакытта рок-төркем ике тугандаш халыкны берләштерә, дигән фикердә.

«Бүре — башкорт халкының символы, рух, азатлык. Шунлыктан, төркемгә „Бүреләр“ дип исем бирдек», — дип аңлатты төркемнең лидеры.

«Бүреләр» — башкорт рок-төркеме. Ун ел элек барлыкка килгән. Төркемгә музыкант Илшат Абдуллин нигез салган. «Бүреләр»дә хәзерге вакытта барабанчы, бас гитарачы, ике гитарада уйнаучы һәм җырчы бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100