Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычтагы «Әкият» балалар курчак театры эшчәнлегенә 15 ел тула
Хәзер алар репертуарында татар һәм рус телләрендә сәхнәләштерелгән 15 әкият бар һәм аңа ел саен бер әкият өстәлеп бара.
(Кайбыч, 30 март, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Людмила Путятинская). Быел Кайбычтагы «Әкият» балалар курчак театры оешуга 15 ел була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Театр җитәкчесе Венера Сафиуллина декорацияләр, ширмалар, берсеннән-берсе матур курчаклар белән таныштыра. «Әкият» курчак театрына йөрүче балалар, дәресләрдән соң, район мәдәният йортына ашыга. Театрга төрле яшьтәге 14 укучы йөри. Хәзер алар репертуарында татар һәм рус телләрендә сәхнәләштерелгән 15 әкият бар һәм аңа ел саен бер әкият өстәлеп бара. Бер әкиятне сәхнәгә кую өчен өч айга кадәр вакыт уза икән. Курчаклары гади генә түгел, театрлар өчен махсус тегелгән.
— Планшет курчакларыбыз Воронеждан ук «кайтты», — диде Венера Маратовна. — Казан шәһәрендәге данлыклы «Әкият» курчак театры да безгә театр ачылган елны курчаклар комплекты бүләк иткән иде. Кайберләрен сатып алырга да туры килде. Яр Чаллы курчак театрына да заказлар биргән идек. Без спектакальләрне Олы Кайбычта да, район авылларында яшәүче балаларга да күрсәтәбез. Район картлар һәм инвалидлар йортында да күп тапкырлар чыгыш ясаганыбыз булды.
Театрның матур иҗади биографиясе бар. Тырышлыклары күпсанлы мактау кәгазьләре, дипломнар белән бәяләнгән. Аларның Татарстан Мәдәният министрлыгының республика этно-мәдәни фестивале, «Иделкәем» балалар һәм яшүсмерләр үзешчән курчак театры коллективлары бәйгесендә, «Алтын битлек»тә уңышлы чыгыш ясаган өчен бирелгән бүләкләре дә бар. Җитәкчеләре Венера Сафиуллина үзе 2016 елда 100 мең сум күләмендә грант откан һәм аңа өстәп, районнан 75 мең сум акча бирелгән.
«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге аша эшләүче балалар курчак театры — район горурлыгы. Иделаръягы районнары арасында алар иң яхшысы.
— Балаларның театрда шөгыльләнүен әти-әниләре дә хуплый. Театр матурлык тәрбияли, яктылыкка илтә. Кече төркемдәгеләрнең барысы да өченче класста укый. Шуңа да класс җитәкчеләре Равия Мусина белән тыгыз элемтәдә эшлибез, — ди Венера Маратовна.
Коллективның уңышы аның җитәкчесенә бәйле. Мәдәният өлкәсендә бай тәҗрибәсе булган Венера Сафиуллина балалар белән яратып эшли, аларның һәрберсендә шәхес күрә белә, буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз