news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Таһиров: Конституциягә төзәтмәләрдә мәдәниятне искә алу - бик мөһим адым

Мәдәнияткә хөрмәт белән карау сәламәт җәмгыятьнең нигезе булып тора, диде Дөнья мәдәнияте институты ректоры.

Энгель Таһиров: Конституциягә төзәтмәләрдә мәдәниятне искә алу  - бик мөһим адым
архив/Рамиль Гали

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия Конституциясендә мәдәниятне күпмилләтле халкының уникаль мирасы буларак беркетү — ил өчен мөһим адым. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһиров сөйләде.

«Зур һәм кече мәдәният ярдәмгә, яңарышка мохтаҗ. Гомумән, мәдәният безнең үги кызыбыз. Ул һәрвакыт ниндидер күләгәдә иде. Аңа бары тик болганчык вакытларда гына мөрәҗәгать иткәннәр», — диде ул.

Мәдәнияткә хөрмәт белән карау сәламәт җәмгыятьнең нигезе булып тора, дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Төп законның 68нче маддәсенә төзәтмәләрдә Россия Федерациясендә мәдәният аның күпмилләтле халкының уникаль мирасы булып тора, диелә. Дәүләт мәдәният өлкәсенә ярдәм итә һәм саклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100