news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рабит Батулла: «Сак-Сок» әкиятен өйрәнү буенча институт булырга тиеш

«Сак-Сок» әкиятен белмәгән кешене мин тәрбиячегә дә, укытучыга да, язучыга да, гомумән татарга да санамыйм, ди язучы.

Рабит Батулла: «Сак-Сок» әкиятен  өйрәнү буенча институт булырга тиеш

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). «Сак-Сок» әкиятен кеше белеп кенә калмаска, әлеге әкиятне өйрәнү буенча институт булырга тиеш. Без барыбыз да шуны укып үстек, ә хәзер аны беркем дә белми. Аны балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, институтларда укытырга, аспирантурада өйрәнергә тиешләр. Ә аны бик гади әкият дип саныйлар.

«Сак-Сок»ның төрле вариантлары (мишәр, керәшен, башкорт…) бар. Ул — иң борынгы музыкаль әсәр. Анда «Аллаһ», «Коръән» дигән сүзләр юк, шунлыктан мин аны әле ислам дине кабул ителгәнче үк язылган дип уйлыйм. Әлеге әкияттә ана үз балаларын каргый, арттырып та җибәрә.

Бу — бүгенге чынбарлык! Ана кеше тәрбияләргә, җәза бирергә, әмма билгеле бер чиктән узмаска тиеш. «2»ле алган өчен генә баланы сигез сәгать буе почмакка бастырып тоту дөрес түгел. Бу — җинаять. Менә әкият нәрсә хакында. Һәм бу гына да түгел. Туганнар талашмаска тиеш, ана үз балаларын дус яшәргә өйрәтә. Балалар бит бер ук аркасында ызгышып киткән. Күрәсезме, хәзер татарлар һәм башкортлар ничек талаша? Бу шул хакта бит! Менә нинди бөек әсәр! Ни өчен без балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, институтларда аны өйрәнмибез, фильмнар төшермибез. Бүгенге көндә «Сак-Сок» яши, бәет рәвешендә буыннан буынга күчә. Бу әкият яхшылыкка, ата-аналарыңны ихтирам итәргә өйрәтә, глобаль проблемалар күтәрә. «Сак-Сок» әкиятен белмәгән кешене мин тәрбиячегә дә, укытучыга да, язучыга да, гомумән татарга да санамыйм!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100