news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россия 24» телеканалында «Татарстан: бердәмлеккә юл» фильмының премьерасы була

Фильмның төп геройлары – үзләренең көндәлек хезмәте, фантазиясе белән республиканы Россиянең иң уңышлы төбәкләреннән берсе иткән Татарстан гражданнары.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Бу ялларда «Россия 24» телеканалында танылган журналист Алексей Михалевның «Татарстан: бердәмлеккә юл» дип аталган яңа фильмының премьерасы була.

Фильмның төп геройлары – үзләренең көндәлек хезмәте, фантазиясе белән республиканы Россиянең иң уңышлы төбәкләреннән берсе иткән Татарстан гражданнары.

Картина бай эчтәлекле һәм Татарстанга, аның халкына һәм кунакларга (аларның саны елдан-ел арта бара) тирән мәхәббәт белән сугарылган.

Әлеге документаль тасма — Алексей Михалев фильмографиясендә республикага багышланган инде икенче фильм. Җәен беренче тапкыр Татарстанда булганнан соң, ул кышын республикага кабат килде. Татарстанның кышын да бик матур икәнлеге авторның эшендә бик ачык күренә.

Тамашачылар фильмны шимбә көнне 17.31 һәм 2.31 сәгатьтә карый алачак, якшәмбе көнне 21.31 сәгатьтә аны кабатлап күрсәтәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100